16+

WorldSkills Kazan 2019 кысаларында министрлар саммиты узачак

WorldSkills Kazan 2019 халыкара чемпионаты кысаларында 81 илдән килгән делегатлар өчен эшлекле программа каралган.

WorldSkills Kazan 2019 халыкара чемпионаты кысаларында 81 илдән килгән делегатлар өчен эшлекле программа каралган.

Аерым алганда, WorldSkills конференциясе һәм министрлар саммиты уздырылачак, дип хәбәр итте журналистларга WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин.
"WorldSkills - ул эшче һөнәрләр чемпионаты гына түгел. Бу әле зур эшлекле программа да, зур бизнес-очрашулар да.

Аларда сәнәгать, хезмәт күрсәтү өлкәсендә чемпионатның бизнес-партнерлары, шулай ук төрле илләрнең һәм Россия төбәкләренең уку йортлары, министрлыклары һәм оешма җитәкчеләре катнаша. Алар кадрлар әзерләү, һөнәри белем бирүне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышачак. Барлыгы 30лап тематик сессия каралган", - дип билгеләп үтте Гобәйдуллин.
Чемпионатның эшлекле программасы икътисад өчен яңа кадрлар әзерләү өлкәсендә уртак карарлар кабул итү өчен халыкара мәйданчык булдыру максатыннан оештырылачак. Чемпионатның эшлекле программасы чаралары шулай ук WorldSkills конференциясен һәм министрлар саммитын үз эченә алачак.
"Казанда ярышлар белән параллель рәвештә министрлар саммиты узачак. Анда WorldSkills хәрәкәтендә катнашучы илләрнең министрлары катнашачак. Без төрле илләрнең илчелекләре, министрлыклар белән актив эш алып барабыз һәм күп кунаклар көтәбез", - дип йомгак ясады Гобәйдуллин.


WorldSkills 2019 дөнья чемпионаты 22-27 августта узачак. Казан 2015 елның августында Сан-Паулуда WorldSkills International генассамблеясендә чемпионатны уздыру шәһәре итеп сайланды. Бу хокук өчен ул Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа белән көндәшлек итте. Казанда узачак чемпионатта 63 ил һәм төбәктән якынча 22 яшькә кадәрге 1,4 мең кеше (кайбер компетенцияләрдә – 25 яшькә кадәр) катнашыр дип көтелә. Иң яхшыларны 56 компетенциядә билгеләячәкләр.
WorldSkills International – бөтен дөнья буенча эшче һөнәрләрне популярлаштыру, һөнәри әзерлек һәм квалификация стандартларын һәм статусын күтәрү максаты белән оештырылган халыкара хәрәкәт. РФ 2012 елда WorldSkills халыкара хәрәкәтенә керде. Россиядә хәрәкәт барлык 85 регионны колачлый һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә өстенлекле проектларның берсе булып тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading