16+

“WorldSkills Russia” башланды

"Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә "WorldSkills Russia" илкүләм чемпионаты финалы бара. Аның тантаналы төстә ачылу чарасы кичә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда узды. Бүгеннән күргәзмәләр үзәге павильоннарында сынау бәйгеләре үтәчәк. Эшче белгечлек остасы исеменә һәр 55 компетенциядә барлыгы 536 катнашучы дәгъва кыла. Һөнәр осталарын Россиянең Хөкүмәт Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан...

"Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә "WorldSkills Russia" илкүләм чемпионаты финалы бара. Аның тантаналы төстә ачылу чарасы кичә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда узды. Бүгеннән күргәзмәләр үзәге павильоннарында сынау бәйгеләре үтәчәк. Эшче белгечлек остасы исеменә һәр 55 компетенциядә барлыгы 536 катнашучы дәгъва кыла. Һөнәр осталарын Россиянең Хөкүмәт Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, "WorldSkills Russia" һөнәри берләшмәләр һәм эшче кадрлар үсеше агентлыгы берлеге генераль директоры Роберт Уразов сәламләде.

- Сез әлеге зур хәрәкәтнең чишмә башында торасыз. Бүген биредә борынгы һөнәрчелек традицияләрен дәвам иттерүче яшьләр җыелган. Вакыт узар, һәм бу хәрәкәт миллионлаган кешене колачлар. Әмма сез үзегезнең башлап йөрүчеләр булуыгызны истә тотыгыз, - диде Ольга Голодец чыгышында.
Рөстәм Миңнеханов исә чемпионатның мөһимлеген искәртеп:

- Икенче ел рәттән шундый мөһим һәм кирәкле чемпионат кабул итүебез - зур мәртәбә. Быел чемпионатка тагын да яңа һөнәрләр өстәлде. Товар җитештерүчеләр дә сезнең белән кызыксына, чөнки сезнең осталык - безнең көндәшлек һәм киләчәк, - дип белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading