16+

WorldSkillsка тамашачылар бушлай бара алачак!

WorldSkills дөнья чемпионатына барырга теләүчеләр өчен бушлай автобуслар каралган.

WorldSkills дөнья чемпионатына барырга теләүчеләр өчен бушлай автобуслар каралган.

Алар «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенә шәһәрдәге өч мәйданчыктан бушлай йөриячәк.  ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров әйтүенчә, автобуслар «Имәнлек» метро станциясе яныннан, Оренбург трактындагы «Леруа Мерлен» парковкасыннан һәм МЕГА сәүдә үзәгеннән кузгалып китәчәк. Барлыгы 24 автобус иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр пассажирларны бушлай йөртәчәкләр. Ә волонтерлар һәм аккредитация үткән кешеләр җәмәгать транспортларында да бушлай йөрергә хокуклы.
  Аннан тыш, 23-26 августта Казан-Аэропорт-Казан маршрутында өстәмә уналты поезд каралган. Гомумән Чемпонат вакытында 32  поезд йөриячәк. Шуларның 20се –тукталышларсыз. Әлеге юнәлештәге поездлар хәрәкәте интервалы көндезге вакытта бер сәгать чамасы тәшкил итәчәк.
Рәфидә Галимҗанова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading