16+

WorldSkilsка әзерлек чын бәйрәм төсен алды

22-27 август көннәрендә Казанда WorldSkills дөнья чемпионаты ярышлары булачак.

22-27 август көннәрендә Казанда WorldSkills дөнья чемпионаты ярышлары булачак.

Анда 60 илдән килерләр дип көтелә. Казан, Лаеш, Яшел Үзәннең алдынгы мәктәпләре кунакларны каршы алырга бүген үк әзерләнә. «Бер мәктәп – бер ил» проекты буенча мәктәпләр кайсы да булса бер илнең кунак­ларын кабул итәргә әзерләнәләр.
Ул ил турында өйрәнәләр. Татарстан турында сөйләргә әзерләнәләр. Ә кунаклар үз чиратларында үз илләре, андагы популяр һөнәрләр белән таныштырачак. Репетицияләр кунак­лар килгәнче үк чын бәйрәм төсен ала. Казан кунаклар каршыларга остарып бетте инде. Хәер, халкыбыз элек тә бик кунакчыл булган. Шундый бәйрәмнәрнең берсе бүген башкалабыз Казанның 19нчы гимназиясендә Фән көннәре кысаларында узды. Алар Сингапур вәкилләрен каршы алачак. Әлеге кызыклы һәм файдалы программа нигезендә, 11-15 яшьлек балалар үз илләре, мәктәпләре турында инглизчә сөйләделәр. Әйе, 19нчы гимназия турында күп сөйләргә була. Аның химия кабинетында Германия­дән кайтартылган җиһазлар куелган, информатика кабинетын Иннополис университеты эшләгән. Киштәләрендә 39 меңнән артык китабы булган китапханә дә – гимназия горурлыгы. Егетләр-кызлар яшьтән үк иҗатның тәмен белеп үсәләр, роботлар җыю да алар өчен ят нәрсә түгел. Боларның барысы хакында Сингапур кунакларына горурланып сөйләргә җыена гимназия укучылары. Билгеле инде, мондый очрашуларны чәкчәк-чәйләр тәмләндерер, милли киемнәр ямьләндерер, күңелләрдә озак сакланырлык итәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading