16+

XIII яшь уйлап табучылар форумы: нәрсә, кайда, кайчан?

Татарстанда 2 апрельдән 6 апрельгә кадәр республиканың яшь уйлап табучылары һәм рационализаторларының XIII белем бирү форумы узачак.

Татарстанда 2 апрельдән 6 апрельгә кадәр республиканың яшь уйлап табучылары һәм рационализаторларының XIII белем бирү форумы узачак.

Анда Татарстан Республикасы предприятиеләренең йөздән артык яшь хезмәткәре катнашачак, алар махсус белем алачак, үз проектларын тәкъдим итәчәк һәм квалификация күтәрү турында сертификат алачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр берлеге советы рәисе Айдар Сагетдинов билгеләп үтте.

«Безнең оешмабыз өчен әлеге форум иң приоритетлы. Форумда катнашу өчен барлыгы 37 предприятиедән 101 гариза кабул иттек. Форумда катнашучының минималь яше — 22 яшь, максималь яше — 35 яшь. Хәзерге вакытта әлеге чара яшь хезмәткәрләр арасында иң актуальләрнең берсе булып тора», - дип билгеләп үтте ул.

Форум «Идел» яшьләр үзәгендә узачак. Яшь белгечләргә уйлап табуга авторлык хокукы турында лекцияләр циклы укыячаклар һәм предприятиедә рационализаторлык эшен ничек дөрес оештырырга, патент рәсмиләштерергә һ. б. турында сөйләячәкләр.

Шуннан соң тематик дискуссия мәйданчыклары оештырылачак. Форумда катнашучылар үз проектларын эшләячәкләр һәм аларны гамәлгә ашыру өчен ярдәм алачаклар, – дип хәбәр итте ТР Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов. «Алар үз предприятиеләрендә рационализаторлык юлында килеп чыга торган конкрет гамәлләр һәм авырлыклар турында сөйли алачаклар. Шулай ук, конкрет проектларга питчинг үткәрәсе килә. Әмма мондый идея инженерлар, предприятиеләр һәм башка экспертлар тарафыннан каралырга тиеш», - дип ассызыклады ул.
Форум нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы квалификация күтәрү турында сертификат алачак, ул хезмәткәр казанышлары исемлегенә керәчәк.

Айназ Сөләйманова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading