16+

Җәй башыннан бирле Татарстанда 57 кеше батып үлгән

Шуларның 8е-балалар.

Шуларның 8е-балалар.

Коену сезоны башланганнан бирле, Татарстанда суда 70 фаҗига булган, аларда 57 кеше батып үлгән. Шул ук вакытта аларның 8е – балалар, дип хәбәр иттеләр РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

«Бу чорда суда батучы 50 кеше, шул исәптән 3 бала коткарылды», – диелә хәбәрдә.

7 август көнне Мамадышта Нагорный урамы тирәсендә Нократ елгасында ир-ат баткан. Бу хактагы хәбәр 16.30 сәгать тирәсендә ашыгыч хезмәтнең 112 номеры аша кергән. Фаҗига урынына 5нче зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре килгән һәм яр буеннан ун метр ераклыкта 34 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Якынча мәгълүматлар буенча, салмыш хәлдәге ир-ат җиһазландырылмаган урында коенган.С начала лета в Татарстане утонули 57 человек

Фото: ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсе матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading