16+

Җәй көне җылылык өчен түләгәннән субсидия тиешме?

Җәй көне җылылык өчен түләгәннән субсидия тиешме?

Җәй көне җылылык өчен түләгән коммуналь хезмәтләргә субсидия алырга буламы?

Садыйковлар гаиләсе, Казан.



Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре әйтүенчә, Министрлар кабинеты 738 нче карары (2012 елның 27 сентябреннән) нигезендә, максатчан субсидия "Таттеплосбыт" җәмгыяте җылылык белән тәэмин итә торган - Зәй, Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә яшәүчеләргә каралган. Шулай ук Ютазы районының Урыссу шәһәр тибындагы бистәсе халкына да "Урыссу ГРЭС" ыннан файдаланган өчен ташламалар бирелә. Максатчан субсидия алу өчен алты ай саен гариза язарга, документлар тапшырырга кирәк. Субсидиянең күләме җылылык өчен түләнгән коммуналь хезмәтләр суммасыннан чыгып исәпләнә. Шул рәвешле җылылык бирү сезоны вакытында - гыйнвардан алып апрельгә һәм сентябрьдән - декабрьгә кадәр субсидияләр дә җәйге вакытка караганда күбрәк түләнә. Ә майдан августка кадәр җылылык өчен аз түләнгәнгә, субсидия дә азрак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading