16+

Яңа акчаларда урын алачак шәһәрләр бәйгесендә җиңүче бүген кич игълан ителә

Бүген, 7 октябрьдә, 19:00дә «Россия 1» телеканалында Россия банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотлары символлары өчен тавыш бирүдә җиңгән шәһәрләрне игълан ителә.

Туры эфирда чыгычак «Народная банкнота» тапшыруында конкурс нәтиҗәсен смс-тавыш бирү хәл итәчәк.

Казанның 200 яки 2000 сумлык банкнотларда ике урынның берсен биләү мөмкинлеге бар, чөнки Татарстан башкаласы твоя-россия.рф. сайтында тавыш бирү буенча лидерлар рәтендә. Төп бурыч - алдынгы позицияне саклап калу һәм башка шәһәрләрдән күбрәк аерма белән тавыш җыю. Моның өчен тавыш бирүчеләр күбрәк булуы кирәк.

#200казань инициатива төркеме әгъзалары 19.00-20.00 сәгатьләрдә телевизордан яки «Народная банкнота» программасы онлайн-трансляциясен карарга һәм тапшыруда тәкъдим ителгән ысул белән Казан өчен тавыш бирергә өнди. Һәр смс-хәбәр монда хәлиткеч роль уйный.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан яңа акчаларда сурәтләү өчен Казан Кремлен һәм Казан (Идел буе) федераль университетынтәкъдим итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading