16+

Яңа Алисә Галләмовалар кайчан туар?

30 май — 18 июнь көннәрендә Казанда шахмат буенча претендентлар турниры уза. Биредә танылган шахматчылар Дөнья чемпионы исеме өчен көрәшәчәк.

30 май — 18 июнь көннәрендә Казанда шахмат буенча претендентлар турниры уза. Биредә танылган шахматчылар Дөнья чемпионы исеме өчен көрәшәчәк.

Мондый төр ярышның Казанда булганы бар инде. Ләкин ул вакытта турнирда бары тик ир-атлар гына көч сынашкан. Быелгы ярыш хатын-кызлар катнашуы белән үзенчәлекле булачак. Шахматчылар арасында, гомумән, хатын-кыз шахматын ир-атларныкы дәрәҗәсенә күтәрү максаты бар.

–Турнирда бер генә җиңүче булачак. Бу иң авыр шул ук вакытта иң кызык ярышларның берсе, - ди Россия Шахмат федерациясе башкарма директоры Марк Глуховский.

Ярышларда дөньяның иң танылган сигез шахматчысы катнаша. Ни кызганыч, турнирда кайчандыр көчле шахмат мәктәбе булган Татарстаннан берәү дә юк.

– Тиздән бездә дә яңа Алисә Галләмовалар барлыкка киәчәгенә мин ышанам. Соңгы вакытта шахмат белән шөгыльләнүчеләр саны бермә-бер артты. Казаннан тыш, Чаллы шәһәре, Саба, Кукмара районнарында көчле шахматчылар бар.  Владислав Артемьев Европа беренчелеген җиңде, Дөнья беренчелегендә I урын алган иде. Мария Якимова дигән кызыбыз Идел буе спартакиадасында җиңү яулады. Яшьләр арасында күрсәткечләребез яхшы, - диде Татарстан Республикасы Спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.

Ярышлар “Ногай” кунакханәсендә барачак. Турнирга керү ирекле. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading