16+

Яңа Чишмә табиблары игенчеләрнең сәламәтлекләрен тикшерә

Яңа Чишмә районы фельдшерлары урып-җыю барган кырга чыгып, атнага ике тапкыр комбайнчыларның һәм башка кыр хезмәтчәннәренең сәламәтлекләрен тикшерә.

Яңа Чишмә районың Үзәк район хастаханәсе баш табибы Рафис Вафин әйтүенчә, әлеге яңалык узган ел кертелгән.

Табиблар төшке аш вакытында кырга чыгып, комбайнчыларның кан басымнарын, ашыгыч ярдәм вакытында аптечкаларда кирәкле дарулар барлыгын, шулай ук гипертония белән җәфаланган кешеләрнең препаратлары барлыгын тикшерә. Моннан тыш, алар белән бергә иҗат коллективлары да чыга. Үзешчән җырчылар игенчеләргә берничә җыр башкара.

Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading