16+

Яңа чыккан айфонның үзен түгел, ә чират саталар?!

Бүген, 28 сентябрь көнне, Россиядә яңа төр айфоннар сатыла башлады. Моңа кадәр Apple рәсми кибете каршында өч көн, өч төн чират торучылар булган. Ләкин алар айфон алырга түгел, ә чират сатырга килгән.

Бүген, 28 сентябрь көнне, Россиядә яңа төр айфоннар сатыла башлады. Моңа кадәр Apple рәсми кибете каршында өч көн, өч төн чират торучылар булган. Ләкин алар айфон алырга түгел, ә чират сатырга килгән.

Эш шунда ки, гадәттә, беренче вакытта кибетләрдә яңа телефоннар бөтен кешегә дә җитми. Менә шуңа чиратлар да барлыкка килә инде. “Авита”, “Юла” интернет сату белән шөгыльләнүче сайтларда да “айфон алу өчен чират сатам” яки “сезнең өчен чират торам” дигән белдерүләрне күреп була иде. Бер кеше беренче унлыкта торган чиратын 250 мең сумга сатырга ризалык биргән. Казаннан Иван исемле егет башта 20 меңгә, аннан 8 меңгә чират торам дип игълан куйган. Ләкин чиратны сатып алырга теләүчеләр булмаган.

Сәбәбе шул – чит илдә айфонның яңа моделен инде бер атна элек сата башлаганнар. Россиядә яңа телефон алырга теләүчеләр интернет аша алдан заказ биргән. Шулай итеп, чират сатып акча эшләргә теләүчеләрне Apple оешмасы төп башына утырткан.

Сүз уңаеннан, iPhone XS бәясе – 87,99 мең сум, iPhone XS Max – 96,99 мең сум тора. Башка модельләрдән аермалы буларак яңа гаджетларның “зарядка”сы 30 минут -1,5 сәгатьккә озаграк чыдый.

Ә сез 100 меңгә телефон алыр идегезме?

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading