16+

Яңа ел бәйрәме көннәрендә Казанның дәвалау-профилактика оешмаларының эш тәртибе

Хастаханәгә урнаштыру территориаль принципы буенча авыру профиленә карап гамәлгә ашырыла.

Хастаханәгә урнаштыру территориаль принципы буенча авыру профиленә карап гамәлгә ашырыла.


Шәһәр стационарлары атнаның бөтен көннәрендә дә тәүлек буена сузылган тәртиптә эшлиләр. Хастаханәгә урнаштыру территориаль принципы буенча авыру профиленә карап гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Бала табу йортлары атнаның бөтен көннәрендә тәүлек буена сузылган тәртиптә эшлиләр. Йөкле һәм бала табучы хатыннарны хастаханәгә салу территориаль принципы буенча гамәлгә ашырылачак:

- Казан медицина институтына караган, Толстой урамы 4нче йорт адресы буенча урнашкан бала табу йорты - Вахитов, Совет һәм Идел буе районнарының хатын-кызлар консультацияләрендә диспансер исәбендә торучы йөкле хатыннары;

- «16 нчы номерлы шәһәр клиник хастаханәсе» бала табу йорты (Гагарин ур., 54) - Киров, Мәскәү, Авиатөзелеш һәм Яңа-Савиново районнарының хатын-кызлар консультацияләрендә диспансер исәбендә торучы йөкле хатыннары.
Гинекологик стационарлар календарь буенча атнаның бөтен көннәрендә тәүлек буена сузылган тәртиптә эшлиләр.

Ашыгыч гинекология ярдәме шулай ук территориаль принципы буенча күрсәтеләчәк.

Сырхауханәләр 2017 елның 1 гыйнварыннан башлап 8нә кадәр 9.00 башлап 17.00 кадәр түбәндәге график буенча эшлиячәкләр:

- 2017 елның 1, 2, 4, 5, 7, 8 гыйнварында - дежур терапевтик бригадалар;

- 2017 елның 3 һәм 6 гыйнварында - көчәйтелгән тәртиптә: терапевтик бригадалар, «тар профильле» белгечләр, рентгенология кабинеты, лаборатория, көндәлек тәртиптә эш белән травматология пункты.




"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading