16+

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанның почта бүлекләре эш графигын үзгәртәчәк

31 декабрьдә республиканың барлык почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскарачак.

31 декабрьдә республиканың барлык почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскарачак.

3-6 гыйнварда, шулай ук 8 һәм 9 гыйнварда барлык почта бүлекләре гадәти график буенча эшләячәк.

1, 2 һәм 7 гыйнвар-ял көннәре. Ял көннәрендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат таратмаячак. Пенсияләрне һәм пособиеләрне алар ТР Пенсия фонды белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр.

Билгеле булганча, кайбер авыл һәм шәһәр почта бүлекләре махсус график буенча эшли ала – аларның эш режимын «Россия Почтасы» сайтында карарга була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading