16+

Яңа ел чыршысын матур итеп бизәү буенча республика бәйгесе башлана

Татарстан муниципалитетлары арасында 20нче декабрьдән алып 25нче гыйнварга кадәр Яңа ел чыршысын матур итеп бизәү буенча республика бәйгесе игълан ителә.

Татарстан муниципалитетлары арасында 20нче декабрьдән алып 25нче гыйнварга кадәр Яңа ел чыршысын матур итеп бизәү буенча республика бәйгесе игълан ителә.

Гомуми бүләк фонды - 10 млн. сум.

Бәяләү критерияләре: сәнгатьчә матур итеп бизәү, утлар белән бизәү дәрәҗәсе, чыршы урнашкан җирлекне бизәү (боз шәһәрчекләре, кардан ясалган фигуралар, таулар), чыршыны бизәүдәге оригинальлек, инновацион якын килү, үткәрелгән бәйрәм чараларының саны, шул исәптән - иске Яңа елны каршылауга багышланган чаралар, уртак тәэсирләр.

Бәйгегә йомгак ясаганда җәмәгатьчелек белән үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре, республикадагы муниципаль берәмлекләрнең рәсми сайтларында урнаштырылган яңа ел алды һәм яңа ел чаралары турында мәгълүмат җиткерү юллары дә игътибарга алыначак. Эшләр 2016 елның 15-нче гыйнвар көненә кадәр кабул ителә. Бәйге нәтиҗәләре 2016 елның 1-нче февраленнән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк, дип хәбәр итә kzn.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading