16+

Яңа ел чыршысын кора башлаганнар

06 ноября 2020, 19:04
1103
0
3
Уку өчен 2 минут

Быел бәйрәмне никтер ашыктыралар. 

Быел бәйрәмне никтер ашыктыралар. 

Уфада, Салават Юлаев исемендәге мәйданда, Яңа ел чыршысын кора башладылар, дип яза "Өмет" газетасы. Яңа елның төп бизәге ясалма пиксель корылмалардан тора.  Агач кысасын “Горзеленхоз”ның 15 хезмәткәре җыя. Аларга дүрт данә техника ярдәм итә. Яңа ел символының биеклеге 32 метр булачак. Ул 8 мең 370 пиксельдән торачак.
Яңа ел чыршысы өстендә, мультимедиа системасы аша, теләсә нинди сурәтләрне чагылдырып булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading