16+

Яңа ел каникулларында ничек ял итәбез?

Татарстанның Хезмәт министрлыгы 2023 елга җитештерү календарен бастырды.  Анда эш вакыты нормалары, шулай ук биш көнлек эш атнасында ял көннәре саны китерелгән.

Татарстанның Хезмәт министрлыгы 2023 елга җитештерү календарен бастырды.  Анда эш вакыты нормалары, шулай ук биш көнлек эш атнасында ял көннәре саны китерелгән.

Республикада эш көне булмаган бәйрәм көннәре:
1, 2, 3, 4, 5, 6  һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары;
7 гыйнвар – Раштуа;
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне;
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне;

1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме;
9 май – Җиңү көне;
12 июнь – Россия көне;
30 август – Татарстан Республикасы көне;
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне;

6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне.
Шулай ук Ураза һәм Корбан гаетләре көнендә ял итәчәкбез. Ураза бәйрәме киләсе елга 21 апрельгә, ә Корбан гаете 28 июньгә туры килә.
1 һәм 8 гыйнвар якшәмбегә туры килгәнгә, эшләми торган көннәр 24 февральгә һәм 8 майга күчерелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading