16+

Яңа ел корпоративлары ничек узачак?

Башкортстан Хөкүмәтенең коронавируска каршы оператив штабы утырышында Яңа ел корпоративлары һәм балалар өчен бәйрәм иртәләре уздыру тәртибен аңлаттылар.

Башкортстан Хөкүмәтенең коронавируска каршы оператив штабы утырышында Яңа ел корпоративлары һәм балалар өчен бәйрәм иртәләре уздыру тәртибен аңлаттылар.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Башкортстан сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев җәмәгать туклануы системасының санитар таләпләрне үтәвен дәвам итүе хакында белдергән.

«Урыннар саны илледән артып киткән биналарда кешеләрне бары тик QR-кодлар буенча гына кертәләр. Яңа ел корпоративлары, шулай ук декабрь аенда ресторан һәм кафега килүчеләргә хезмәт күрсәтү вакытында да шундый ук режим гамәлдә булачак», — дип аңлатты ведомство җитәкчесе.

Башкортстан мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин билгеләп үткәнчә, балалар бакчаларында Яңа ел иртәләрен ата-аналарны чакырып үткәрергә рөхсәт иткәннәр. Аларның вакцинация турында сертификаты яки алты ай дәвамында коронавирус инфекциясен кичерүе турында белешмәсе булырга тиеш.

Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова театр коллективларының Яңа ел спектакльләре куярга әзерләнүе хакында әйтте.

«Олы кешеләр концерт залларына вакцинация турында сертификаты яки алты ай дәвамында коронавирус инфекциясен кичерүе турында белешмәсе булган очракта гына кертеләчәк. Шул ук вакытта, урыннар арасында социаль дистанция сакланырга тиеш. Фойеда чыршы тирәли әйлән-бәйлән уеннары үткәрелмәячәк», — дип хәбәр итте мәдәният министры.

Чыганак: "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading