16+

Яңа ел корпоративына дигән акчаны авыру кешегә биргәннәр

Башкортстанда бер оешма, Яңа ел корпоративыннан баш тартып, бәйрәм кичәсенә барырга тиешле акчаны авыру кешегә биргән.

Башкортстанда бер оешма, Яңа ел корпоративыннан баш тартып, бәйрәм кичәсенә барырга тиешле акчаны авыру кешегә биргән.

Агыйдел шәһәрендә яшәүче Мәргиз Сафаров өчен бу Яңа ел чын-чыннан могҗизалы булачак. Башкаланың бер оешмасы аның пандус куяр өчен алган кредитын япкан дип хәбәр итә “Кызыл таң”. Мәргиз яшәгән торак йорт подъездына пандус урнаштыру мөмкин түгел дип тапканнар. Шул вакытта өйгә үтәр өчен башка юл ясарга һәм корылманы балкон аша урнаштырырга карар ителгән. Моның өчен Мәргиз 200 мең сум кредит алган. Моны белеп алган бер оешма, киңәшләшеп, корпоративтан баш тарткан һәм акчаны Мәргизнең кредитын түләргә тоткан. Әлеге оешма аноним булып калырга тели, ди.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading