16+

Яңа ел котлауларын әйтеп видеога яздыр, иң яхшылары автобусларда яңгыраячак

Татарстан АТП ассоциациясендә «Казан автобусында Яңа ел тавышы бул» акциясенең башлануы турында хәбәр иттеләр. Казанда яшәүче теләсә кайсы кеше туганнарын, дусларын һәм барлык автобус пассажирларын якынлашып килүче бәйрәм белән котлый ала: Яңа ел автобусларында котлаулар яңгыраячак.

Акциядә катнашу өчен Яңа ел белән котлау текстын уйлап табарга кирәк. 45 секундтан артык булмаган аудио файл яздырыгыз һәм аны 1 декабрьдән дә соңга калмыйча Пассажир ташучылар ассоциациясе почтасына җибәрегез – atprt2019@yandex.ru. хатның темасында «Яңа ел» дип языгыз, шулай ук үзегез турында мәгьлүмат языгыз һәм телефоныгызны калдырыгыз.

ТР АТП ассоциациясе рәисе Сергей Темляков сүзләренчә, Казан пассажир йөртүчеләре Яңа ел котлауларының һәрберсен караячак һәм аларның иң үзенчәлекләре автобуста яңгыраячак.

«Яңа ел-могҗизалар чоры, ә Яңа ел автобусы-могҗиза коралы. Бәлки, кемдер көн саен университетка барган вакытта берәр кыз белән танышырга ояладыр. Аңа адресланган котлауны яздыра аласыз, һәм бу аның өчен истәлекле булачак», - дип билгеләп үтте Сергей Темляков
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading