16+

Яңа ел ялларында хокук бозучылар кими

Яңа ел бәйрәмнәре арасында республикада барлыгы 157 чыршы мәйданчыгы эшләячәк.

Яңа ел ялларында хокук бозучылар кими

Яңа ел бәйрәмнәре арасында республикада барлыгы 157 чыршы мәйданчыгы эшләячәк.

“Казан” гаилә үзәге территориясендә башкаланың төп чыршысы ачылды. Парк, скверларда концертлар, күңел ачу программалары оештырылачак. 7 гыйнварга каршы төндә 240 чиркәүдә Раштуаны бәйрәм итәчәкләр. Әлеге чараларда барлыгы 500 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Казанга чит ил туристлары да киләчәк. Кеше күп булган урыннарда куркынычсызлык әлбәттә, беренче урында. Эчке эшләр министрлыгының республика башкарма комитетлары һәм җирле үзидарәләр белән теләктәшлек итү һәм иҗимагый тәптип саклауны оештыру бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Рөстәм Ибраһимов әйтүенчә, 31 декабрьдән 1 гыйнварга кадәр республикада 1700 дән күбрәк полиция хезмәткәре кизү торачак. Авыл җирендәге клубларга да чаралар вакытында хокук саклаучылар беркетеләчәк.
Кышкы каникулларда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Рөстәм Ибраһимов пиротехника белән сак булырга киңәш итә. Республикада салют аттырырга рөхсәт ителгән 440 урын билгеләнгән. Кызганыч, ел саен яңа ел бәйрәмнәре вакытында пиротехниканы дөрес файдаланмау аркасында зыян күрүчеләр очрый. Әле быел гына Алабугада ике бала питарда атышып уйнаганда, шартлаткыч берсенең муен турысыннан кереп киткән. Нәтиҗәдә, 12 яшьлек баланың иңбашы пешкән. Пиротехник эшләнмәләрне сатуда, саклауда тиешле таләпләр үтәмәү белән бәйле өч административ беркетмә тутырылган.

31 декабрьгә кадәр Татарстанда “Чыршы” операциясе дәвам итә. Максат- законсыз агач кисүчеләрне ачыклау. Операция кысаларында 20 декабрьдән бирле барлыгы 339 мең 571 сумлык 322 ылыслы агач законсыз киселгәне ачыкланган. Бәйрәм арасында тәртип бозуларның күбесе эчкечелек белән бәйле, сугышулар, җинаятьләр теркәлә. Ни хикмәт, яңа ел арасында хокук бозулар гадәттәгедән кимрәк була икән. Әйтик, былтыр яңа ел ялларында 776 тәртип бозу очрагы теркәлгән. Бу гадәттәгедән 35 процентка азрак. Быел да бәйрәмнәр тыныч, хәвеф-хәтәрсез узар дип ышаныйк. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading