16+

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан парковкалары бушлай хезмәт күрсәтә

Яңа ел бәйрәмнәрендә, 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр, Казан муниципаль парковкалары түләүсез эшләячәк.

Яңа ел бәйрәмнәрендә, 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр, Казан муниципаль парковкалары түләүсез эшләячәк.

Парковкаларның эш режимын үзгәртү пәнҗешәмбе, 31 декабрь, ял көне дип игълан ителү һәм шимбәгә, 26 декабрьгә, күчерелү белән бәйле. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Яңа ел бәйрәмнәреннән тыш, 2021 елда муниципаль парковкалар 22-23 февральдә, 8 мартта, 1, 3 һәм 10 майда, 12 һәм 14 июньдә, 30 августта, 4-6 ноябрьдә, 31 декабрьдә, шулай ук Ураза гаете һәм Корбан гаете көннәрендә бушлай эшләячәк.

Исегезгә төшерәбез, киләсе елның 31 гыйнварына кадәр Казанда муниципаль паркинглар эшенең ташламалы режимы озайтыла. Мондый карар Казан Мэры Илсур Метшин тарафыннан халыкка хезмәт күрсәтүче кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм итү чарасы буларак кабул ителде. Эш көннәрендә 7.00-18.00 сәгатьләрдә түләү алына, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә муниципаль парковкаларда автомобильләрне бушлай калдырырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading