16+

Яңа елдан фатир бәяләре артырмы?

Өстәмә бәягә салым (НДС) арту, бензин бәяләре, төзелеш материаллары кыйммәтләнү – болар барысы да фатир бәяләренең артуына китерәчәк, ди күчемсез милек агентлары. Киләсе елга торак 20 процентка кадәр кыйммәтләнер дигән фаразлар да бар.

Өстәмә бәягә салым (НДС) арту, бензин бәяләре, төзелеш материаллары кыйммәтләнү – болар барысы да фатир бәяләренең артуына китерәчәк, ди күчемсез милек агентлары. Киләсе елга торак 20 процентка кадәр кыйммәтләнер дигән фаразлар да бар.

2019 елның 1 июленнән өлешләп фатир төзү өлкәсендәге законнарга үзгәрешләр керер дип көтелә. Бу өлешләп фатир алучыларның хокукларын яклау максатыннан эшләнә. Киләсе елдан төзүче компанияләр йортларны куллануга тапшырганнан соң гына клиент акчаларын файдалана алачак. Аңа кадәр объектларны үз акчасына, йә банктан алынган кредит акчасына төзеячәк. Бу закон гамәлгә кермичә, аның үзенчәлекләре турында төгәл генә әйтеп булмый, шулай да иң мөһиме аңлашыла – торак базарында бары көчле, ышанычлы төзүче компанияләр генә калачак. Нәтиҗәдә, сыйфат өчен түләргә дә туры килер мөгаен, белгечләр, яңа закон фатир бәяләре кыйммәтләнүгә китерәчәк, диләр. «Былтыргы белән чагыштырып та әйтә алам, фатир бәяләре төшмәде. Дәүләт яшь гаиләләргә төрле ташламалы программалар тәкъдим итә, банклар аз процент ставкалары белән кредитлар бирәләр. Шуңа да кешенең мөмкинлеге бар икән, хәзер фатир алу өчен иң отышлы вакыт. Вакытлыча фатир алып торганчы, кредит алу үзен аклый дип саныйм. Вакытлыча фатирда яшәүгә түләгән акчалар, җилгә очкан белән бер. Күпме түләсәң дә, ул фатир синеке булмаячак бит. «Икенчел торак» базарындагы фатирларны бүген яшәү урыны кирәк кешеләр ала. Әгәр дә кешенең көтәргә мөмкинлеге бар икән, төзелә башлаган йорттан фатир сайлау арзангаракка төшә. Өлешләп фатир алу әлегә иң отышлысы булып санала», – ди «Комфорт» күчемсез милек агентлыгы җитәкчесе Фиалка Әһлиуллина. Торак базарындагы вәзгыять турында газетабызның киләсе саннарында укыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X