16+

Яңа елдан минималь хезмәт хакы арта

Россиядә 2017 елның 1 июленнән минималь хезмәт хакы 4 процентка артып 7800 сумга җитәчәк.

Россиядә 2017 елның 1 июленнән минималь хезмәт хакы 4 процентка артып 7800 сумга җитәчәк.

"Новости" мәгълүмат агентлыгы хәбәренә караганда, Дәүләт Думасы шушы хактагы закон проектын икенче һәм өченче укылышта кабул иткән. 2016 елның 1 июленнән минималь хезмәт хакы күләме аена 6204 сумнан 7500 сумга кадәр күтәрелгән иде.

2017 елда минималь хезмәт хакы арту 930 мең хезмәткәргә кагыла. Әлеге законны гамәлгә ашыру өчен 6,74 миллиард сум таләп ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading