16+

Яңа елның беренче көне үк... мәетләр алып килде

Бүген 8.17 сәгатьтә 112 бердәм номерына республиканың Актаныш районы Пучы авылында зур булмаган шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Яңа елның беренче көне үк... мәетләр алып килде

Бүген 8.17 сәгатьтә 112 бердәм номерына республиканың Актаныш районы Пучы авылында зур булмаган шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында чыккан янгында 66 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

Бүген 8.17 сәгатьтә 112 бердәм номерына республиканың Актаныш районы Пучы авылында зур булмаган шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр биш минут эчендә килеп җиткән. Ут белән көрәшүчеләр янгынны бер сәгатькә якын сүндергән.

Кисәүләрне аралаган вакытта 66 яшьлек ир-атның мәетенә тап булганнар.

Янгынның мәйданы 48 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading