16+

«Яңа Гасыр» каналы Бөек Җиңү бәйрәмен көн дәвамында яктырта

9 Май - Бөек Җиңү көнендә Татарстан башкаласында һәм республикада барган барлык бәйрәм чаралары «Яңа Гасыр» телеканалында турыдан-туры яктыртып барылачак.

9 Май - Бөек Җиңү көнендә Татарстан башкаласында һәм республикада барган барлык бәйрәм чаралары «Яңа Гасыр» телеканалында турыдан-туры яктыртып барылачак.


- Татар һәм рус телләрендә туры эфирдагы яңалыклардан тыш, бәйрәм көне дәвамында без ике зур трансляция әзерлибез: беренчесе Казан гарнизоны гаскәрләренең Меңьеллык мәйданындагы бәйрәм парады булса, икенчесе - парадтан соң оештырылган концерт программасы. Парад «Яңа Гасыр» телеканалында 9.40 сәгатьтә башлана, ә тулы беренче трансляция 13.00 сәгатькә кадәр дәвам итә, - дип сөйләде иртәнге тапшырулар иҗат берләшмәсе баш мөхәррире Леонард Дәүләтшин.

Икенче бәйрәм чараларыннан турыдан-туры трансляция 14.45 сәгатьтә башлана. Шушы вакытта «Яңа Гасыр» телеканалы «Үлемсез полк» маршын туры трансляциядә күрсәтүгә күчә. «Үлемсез полк»ның Казан урамнары буйлап атлавын һәм патриотик акциянең һәр детален, мөмкин кадәр күбрәк катнашучыларын күрсәтер өчен, «Яңа Гасыр» телеканалы быел 21 телевизион камера ярдәмендә эшләргә әзерләнә.

Меңьеллык мәйданына «Үлемсез полк» колоннасы килеп җитүгә, «Җырлы Казан» проектының концерты башланып китә. «Үлемсез полк» акциясе катнашучылары 1000нән артык профессиональ җырчыдан торган ирекле хор белән бергә караоке тәртибендә сугыш елы җырларын җырлаячак.
Бу трансляция «Яңа Гасыр» телеканалында 17.30 сәгатькә кадәр дәвам итә.

18.55 сәгатьтә - «Фашизмга каршы көрәштә башларын салган барлык корбаннарның якты истәлегенә» бер минутлык тынлык.

22.00 сәгатьтә «Яңа Гасыр» телеканалы Бөек Җиңү көне чараларының йомгаклау символына әверелгән бәйрәм салютын күрсәтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading