16+

"Яңа Гасыр" телеканалы алып баручыларга кастинг игълан итте

"Яңа Гасыр" телеканалы иртәнге "Манзара" тапшыруын алып баручыларга кастинг игълан итә.

"Яңа Гасыр" телеканалы иртәнге "Манзара" тапшыруын алып баручыларга кастинг игълан итә.

- Без үзебезнең тамашачылар арасында кастинг үткәрергә булдык. "Манзара" тапшыруында алып баручылар үзгәрү иртәнге тапшырулар программасы яңаруга бәйле, - дип аңлатты телеканалның иртәнге тапшырулар иҗат берләшмәсе җитәкчесе Леонард Дәүләтшин.

Кастингны оештыручылар катнашучыларга берничә мәҗбүри таләп куйган. 25-40 яшьләрдәге кандидатлар югары белемле булырга һәм чиста әдәби татар телендә сөйләшә белергә тиеш. Шулай ук катнашучының моңарчы зур аудиторияләр белән эшләве хуплана, тышкы кыяфәте дә мөһим роль уйный.

Катнашу турында резюме хатын pr_tnv@mail.ru электрон адресына "Кастинг" тамгасы белән җибәрү сорала. Резюмеда һичшиксез катнашучының тулы буе кергән фотосурәте булуы шарт, аның йөзе якыннан яктыртылган булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading