16+

«Яңа Гасыр» телеканалы ОТРда чыга

29 ноябрьдән «Яңа Гасыр» телеканалы тапшыруларын «Россия иҗтимагый телеканалы» (ОТР) аша карау мөмкинлеге туды.

«Яңа Гасыр» телеканалы ОТРда чыга

29 ноябрьдән «Яңа Гасыр» телеканалы тапшыруларын «Россия иҗтимагый телеканалы» (ОТР) аша карау мөмкинлеге туды.

Дөрес, әлегә көненә берничә сәгать кенә, әмма җитәкчелек күрсәтү вакытын арттырырга гына түгел, ә татарча тапшыруларны да күрсәтергә вәгъдә бирә. Әлегә «Яңа Гасыр» каналы җитештерә торган рус телле тапшыруларны гына карарга мөмкин.
«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, цифр­лы күрсәтүгә күчкәннән соң, төбәкләрдә эшли торган телеканалларны карау кыенлыгы туды.

– «ОТР» телеканалында биш сәгатьлек күрсәтү вакыты бирелә. Әлегә без өч сәгатьтән башладык, киләчәктә ул артачак, – диде Айдар Сәлимгәрәев.
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов бу эшнең этаплап баруын ассызыклады. Аңлашыла да, мондый мәсьәләләр тиз генә хәл ителми бит. Аның техник һәм финанс ягы да бар. Кадрлар мәсьәләсен дә хәл итү кирәк. Хәзерге заманда бигрәк тә профессиональ, тирәнтен фикер йөртеп, сыйфатлы продукт җитештерә торган журналистларны табу кыен.

Белүебезчә, ОТР бик югары рейтинглы канал түгел. Шәхсән үзем аны кичке якта, эш арасында караштыргалыйм. Чөнки телеканалда кызыклы сораштыруларга корылган, еш кына туры эфирда бара торган аналитик тапшырулар күрсәтелә. Шулай булуга да карамастан, «Яңа Гасыр» телеканалы җитәкчелеге төбәк телевидениесенең дә, ОТРның да рейтингы үсәчәгенә ышана. Гәрчә ОТРда реклама куллану тыелса да, «Яңа Гасыр» өчен бу бары уңай үзгәрешләр генә алып киләчәк дип саный Илшат әфәнде.

«Яңа Гасыр» яңа каналда тамашачыларына нәрсә тәкъдим итә, дисезме? Иртәнге якта чыга торган эфирда «Здравствуйте!» тапшыруын, аның кысаларында, 10 минутлык хәбәрләр чыгарылышын карарга мөмкин. Кичке эфирда исә актуаль интервьюлар, ток-шоу форматындагы тапшырулар, яңалыклар чыгарылышын, документаль тапшырулар карау мөмкинлегенә ия. Ял көннәрендә исә «7 дней» тапшыруын карап булачак.

– Безнең алда рус телендәге контентны үстерү максаты тора. Әмма бу – татар телле тапшыруларга зыян салу дигән сүз түгел. Кыенлыклар бар, әлбәттә. Без ОТРда милли, ягъни татар телендә дә күрсәтергә теләр идек. Икенчедән, тапшыруларны күрсәтү вакыты безне тулысынча канәгатьләндереп бетерми. Чөнки прам-тайм ул кичке сәгать 6дан соң башлана. Төп мәсьәлә исә төбәк телеканалларының региональ мультиплекста күрсәтү мөмкинлеге булу белән бәйле. Без шуңа омтылачакбыз, – ди Илшат Әминов.

Күп төбәкләрдә «Яңа Гасыр» телеканалын карау өчен гаиләләр спутник тәлинкәсе алыр­га мәҗбүр. Бу исә өстәмә чыгымнар, ди телерадиокомпания директоры.
 
– Мәгълүмати тигезсезлек саклана дияр идем. Билгеле инде, ОТР телеканалы бу тигезсезлекне бераз йомшарта. Әмма милли компонентның булмавы безнең өчен бик җитди мәсьәлә булып тора һәм без якын киләчәктә аны хәл итәргә тырышачакбыз. ОТРда рус телендә эшләсәк тә, анда татар мохите калырга тиеш. Мин бу турыда бик күп уйладым. Рус телендә дә татар проблемалары хакында сөйләшеп була бит, – дип белдерде Илшат Әминов.

Ул шулай ук бу дәрәҗәгә чыгуның җиңел эш булмавын да ассызыклады. Кем әйтмешли, ашаган түгел – тураган белә.

Лилия МИНСАФИНА

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading