16+

Яңа иҗади конкурс үзенә дәшә!

Татарстанда волонтерлык һәм иреклеләр берләшмәсе эшчәнлеге һәрвакыт зур оешканлылыгы һәм активлыгы белән аерылып торды.

Татарстанда волонтерлык һәм иреклеләр берләшмәсе эшчәнлеге һәрвакыт зур оешканлылыгы һәм активлыгы белән аерылып торды.

Башкалабызда узган дөньякүләм чараларда, универсиада булсынмы ул,  спортның төрле төрләре буенча дөнья чемпионатымы һәм башка әһәмиятле мәдәни, иҗтимагый чаралармы, Казан волонтерлары һәм иреклеләре үзләрен бары яхшы яктан гына дөньяга таныттылар һәм дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан югары бәяләмә алдылар.

Волонтерлык һәм иреклеләр берләшмәсе  эшчәнлеген оештыруны республикада “ТР иреклеләренең мәгълүмат-ресурс үзәге” коммерцияле булмаган автономияле оешмасы тарафыннан  һәм ТР яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә  гамәлгә ашырыла. Бу юнәлештә эшчәнлек һәрдаим республика массакүләм мәгълүмат чаралары игътибар үзәгендә. Ике арада нылы хезмәттәшлек урнашкан. Волонтерлык һәм иреклеләр берләшмәсе  эшчәнлеген яктыртуга багышланга конкурслар инде дистә ел буе үткәрелеп килә.  

Менә быел да 2021 елда Татарстан Республикасы иреклеләр берләшмәсе эшчәнлеген һәм чараларын иң яхшы яктырту буенча массакүләм мәгълүмат чаралары арасында республика конкурсы  игълан ителеп, аңа  гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурска эшләр 14 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева һәм “ТР иреклеләренең мәгълүмат-ресурс үзәге” коммерцияле булмаган автономияле оешмасы башкарма директоры Айрат Мөбарәкшин хәбәр итте. Быел конкурс җәмәгатьчелектә заманча иреклеләр берләшмәсе турында уңай имидж тудыруга, төбәктә иреклеләр (волонтерлык) эшчәнлеген җирле һәм республика дәрәҗәсендәге массакүләм мәгълүмат чаралары аша яктыртып алга таба үстерүгә һәм популярлаштыруга багышланып тормышка ашырыла. Конкурс ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә ТР иреклеләрнең мәгълүмат-ресурс үзәге тарафыннан үткәрелә.

Конкурсның максаты – ТР иреклеләр берләшмәсе эшчәнлегенә массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү.
Конкурста  журналистлар, блогерлар, шулай ук ММЧ редакцияләре, авторлык коллективлары катнаша ала. Моннан тыш, Татарстанның югары уку йортларының студентлар ММЧ вәкилләре дә чакырыла.

Эшләр алты юнәлеш буенча кабул ителә: «Интернет-басмаларда иң яхшы  мәкалә», «Вакытлы матбугат басмаларында иң яхшы мәкалә», «Иң яхшы телесюжет», «Радиода иң яхшы мәгълүмат чыгарылышы», «Студентлар басмалары һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары арасында иң яхшы эш» һәм «ТР иреклеләр берләшмәсе эшчәнлеге турында иң яхшы видеоролик».

Конкурс 2021 елның 25 октябреннән алып 14 декабрьгә кадәр, өч этапта үткәрелә. 1 этап – Катнашучыларның беренчел гаризасы: 25 октярьдән 8 ноябрьгә кадәр кабул ителә. 2 этап – “Гариза бирү кампаниясе”: 8 ноябрьлән алып 8 декабрьгә кадәр. 3 этап – “Нәтиҗәләр ясау”:9 декабрьдән 14 декабрьгә кадәр.
Нигезләмә белән танышырга һәм гариза өчен форманы Татарстан Республикасы иреклеләр үзәгенең мәгълүмати-ресурс үзәге сайтында алырга мөмкин.
Конкурсның гомуми приз фонды 300 мең сум тәшкил итә, алар җиңүчеләр арасында номинацияләрдә акчалата премия 50 мең сум тәшкил итә дип исәпләнәчәк.

Фәрит Нурмөхәммәтов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading