16+

Яңа канун: запаста һәм резервта булу яше арттырыла

Россия Президенты Владимир Путин запаста булуның чик яшен арттыру турында законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.

Россия Президенты Владимир Путин запаста булуның чик яшен арттыру турында законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.

Дәүләт Думасы әлеге законны узган атна башында кабул итте.

Документ текстына ярашлы, рядовой, матрос, сержант, старшина, прапорщик һәм мичман дәрәҗәләренә ия гражданнар өчен чик яшь биш елга арта. Беренче разрядка караган хәрби бурычлыларның запаста булуның чик яше 35 яшьтән 40 яшькә кадәр, икенче разряд өчен 45 яшьтән 50 яшькә кадәр, өченче разряд өчен 50 яшьтән 55 яшькә кадәр арта.

Моннан тыш, запаста торучыларның мобилизация резервында булуның чик яше арта. Өлкән офицерлар өчен ул 60 яшьтән 65 яшькә кадәр, кече офицерлар өчен 55 яшьтән 60 яшькә кадәр, ә башка дәрәҗәгә ия булганнар өчен 45 яшьтән 55 яшькә кадәр арта.

Канун 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Әмма 2028 елның 1 гыйнварына кадәр күчеш чоры каралган, аның дәвамында запаста булган гражданнар этаплап отставкага күчереләчәк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading