16+

Яңа локдаун: мәктәпләр ябыла, урамга өч очракта гына чыгу рөхсәт ителә

Премьер-министр сүзләренчә, алдагы атналар ил өчен иң авыры булачак.

Яңа локдаун: мәктәпләр ябыла, урамга өч очракта гына чыгу рөхсәт ителә

Премьер-министр сүзләренчә, алдагы атналар ил өчен иң авыры булачак.

Бүгеннән, ягъни 5 гыйнвардан алып Бөекбританиядә өченче илкүләм локдаун игълан ителде. Бу хакта мөрәҗәгатендә Бөекбритания премьер - министры Борис Джонсон хәбәр итте.

"Хәзер, кич белән мин сезнең белән сөйләшкән вакытта, хастаханәләребез, пандемия башланганнан алып, иң авыр вакытларын кичерә", - ди сәясәтче.

Аның сүзләренчә, алдагы атналар ил өчен иң авыры булачак.

"Би-би-си" билгеләп үткәнчә, мондый җитди чикләүләр кертүгә Англиянең баш санитар табибы, профессор Крис Уиттиның коронавирусның яңа штаммы тиз таркалуы хакында кисәтүләре сәбәпче булган.

Яңа локдаун март аендагысына охшаш булачак. Читтән торып эшләү мөмкинлеге булган гражданнарга эшчәнлекләрен өйдә дәвам итү сорала.

Мәктәпләрнең күбесе ябыла, балалар өйдә белем алачак. Кешеләргә һава суларга, кибеткә яисә табибка барырга кирәк булганда гына урамга чыгарга рөхсәт ителә.

Британиядә 7 нче көн рәттән яңа коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 50 меңнән артып китә. 4 гыйнварда яңа рекорд куелган. Инфекция йоктыру очраклары 58,7 мең буларак теркәлгән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading