16+

Яңа «май» указы нидән гыйбарәт?

Россия Президенты Владимир Путин «Россиянең 2024 елга кадәрге үсешенең стратегик бурычлары һәм илкүләм максатлары турында»гы указны имзалады.

Россия Президенты Владимир Путин «Россиянең 2024 елга кадәрге үсешенең стратегик бурычлары һәм илкүләм максатлары турында»гы указны имзалады.

Яңа «май» указы нигезендә, хөкүмәткә илнең «фәнни-техник алгарышын һәм социаль-икътисади үсешен тормышка ашыру максатында» чаралар күрү йөкләнгән. Аерым алганда, хөкүмәт яшәү өчен уңайлы шартлар тудырырга, гомер озынлыгы, гражданнарның реаль керемнәре, шулай ук пенсия күләмен инфляция дәрәҗәсеннән арттыруны, ярлылыкны ике тапкыр киметүне, һәр елны кимендә биш миллион гаиләнең торак шартларын яхшыртуны тәэмин итәргә тиеш.

Яңа указда илнең технологик үсешен тизләтү күздә тотыла. Шулай ук дөньяның иң эре биш икътисадына керү, икътисад темпын дөньяныкыннан югарырак үстерүне тәэмин итү бурычы куелган. Шул ук вакытта инфляция дәрәҗәсе дүрт проценттан артмаска тиеш.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading