16+

Яңа министр билгеләнде

Әлмәт районы башлыгы булып эшләгән Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазифасына билгеләнде.

Әлмәт районы башлыгы булып эшләгән Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазифасына билгеләнде.

Указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган. Бу хакта Президент бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 48 нче утырышында әйтте.
– Соңгы вакытта Әлмәттә эшләп, Айрат Хәйруллин үзен яхшы оештыручы итеп күрсәтте, анда яхшы мәктәп узды. Хөкүмәттә эшләгәндә, ул «Электрон Хөкүмәт» системасы белән яхшы шөгыльләнде. Ул лаеклы кандидат. Электрон киңлектәге бурычларны хәл итәр дип уйлыйм, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул цифрлаштыру өчен җавап бирүче министрның муниципалитет, республика структурасын яхшы аңларга тиешлеген искәртте.

Министрлык белән идарә иткән Роман Шәйхетдинов исә Татарстан Премьер-министры урынбасары булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading