Татарстанның элеккеге төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы итеп билгеләнде.
Төзелеш министры итеп Марат Айзатуллин билгеләнде. Ул моңа кадәр республиканың Инвестицион-төзелеш идарәсе башлыгы иде. Мәгариф һәм фән министрлыгында яңа җитәкче – Илсур Һадиуллин. Моңа кадәрге министр Рафис Борһанов Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар