16+

Яңа президент Астанага Нурсолтан Назарбаев исемен бирү тәкъдиме белән чыккан

Казахстанның яңа президенты Касым-Жомарт Токаев илнең башкаласы Астананы Нурсолтан Назарбаев исемен йөртергә тиеш дип белдергән.

Казахстанның үзәк урамнары да беренче президенты исеме белән аталырга тиеш дип саный ул.

Илнең башкаласында Назарбаев хөрмәтенә монумент куярга, "Халык герое" исеме һәм почетлы сенатор статусы бирү тәкъдиме белән дә чыккан ул.

1990 елдан бирле идарә иткән Нурсолтан Назарбаев президентлыктан 19 мартта үз теләге белән китте. Ул үз урынына Сенат спикеры Токаревны тәкъдим иткән, ул 2020 елның апрелендә булачак сайлауларга кадәр ил белән идарә итәчәк.

Яңа президент официаль рәвештә вазифасынна бүгеннән кереште. Ә  президент кәнәфиеннән баш тарткан Назарбаев "Милләт лидеры" титулын саклап калачак, Казахстанның куркынычсызлык советын җитәкли, Конституцион совет әгъзасы булып кала һәм "Нур Отан" партиясе башлыгы вазифасын башкарачак.  

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading