Казанның Яңа Савин районындагы Четаев урамында ташчы, урам себерүче һәм су үткәрүче кар сыннары барлыкка килгән.
Аларны Яшел Үзән скульпторы Виктор Макаров ясаган. Аның сүзләренә караганда, арт-объектларны булдыруга өч көн вакыт киткән. Сыннарның биеклеге – 1 метр, скульпторга эш өчен барлыгы 16 куб кар кирәк булган. «Уютный дом» идарәче компания генераль директоры Марат Нуриев идеясе белән эшләнгән скульптуралар торак-коммуналь хезмәт өлкәсендәге һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан ясалган. Үз эшен сыйфатлы башкаручы бу белгечләрнең җитмәве – төп проблемаларның берсе, дип билгелиләр «Уютный дом» идарәче компаниясендә. Кар сыннары район халкын язга кадәр сөендерәчәк, дип яза Казан мэриясе матбугат үзәге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар