16+

Яңа сезонны «Күңелле әлифба»җыры белән башлыйбыз!

«СалаваTik»проекты яңа елдан яңа җырлар белән үз эшен башлап җибәрә. Бүген интернет киңлекләрендә өр яңа җыр дөнья күрде.«Күңелле әлифба» исемле җыр махсус «СалаваTik» проекты өчен иҗат ителгән җыр. Сүзләрен Гөлназ Гарипова-Дениз язган булса, көен Ләйсән Арсентьева иҗат итте. 

«СалаваTik»проекты яңа елдан яңа җырлар белән үз эшен башлап җибәрә. Бүген интернет киңлекләрендә өр яңа җыр дөнья күрде.«Күңелле әлифба» исемле җыр махсус «СалаваTik» проекты өчен иҗат ителгән җыр. Сүзләрен Гөлназ Гарипова-Дениз язган булса, көен Ләйсән Арсентьева иҗат итте. 

«Салават күпере»журналы укучылары «Күңелле әлифба» проекты белән яхшы таныш. Әлифбаның барлык хәрефләре белән ел дәвамында нәни дусларыбызны  кызыклы һәм мавыктыргыч видеолар аша таныштырып бардык.  Күп кенә балалар әлеге проект аша хәрефләрне кушып, укырга да өйрәнде.

Алай гына да түгел, шушы проекттан соң, дөнья күргән «Күңелле әлифба» китабы безнең  күп кенә укучыларыбызның өстәл китабына әверелде. Әлифба турында җыр яздыру күптәнге хыял иде. Дөресен генә әйткәндә, мондый хәрефнеукытучылар, тәрбиячеләр бездән күптән сорады.  Хәзерге вакытта мәктәпләрдә беренче сыйныфы укучылары «Әлифба бәйрәмен» үткәрә. Бу җыр тамашачыларыбызга«СалаваTik»дан бүләк булып ирешсен. Балаларыбыз әлифбаны җырлап өйрәнсенәр иде» – ди «Салават күпере» һәм«Сабантуй» журналы баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

«Әле тагын бер яңалыгыбыз бар. «Ихлас» онлайн-мәктәп кысаларында «Күңелле әлифба» дәресләрен дә башлыйбыз. Атнаның һәр сишәмбе көнне сәгать 10 нан,  ZOOM аша татар теле укытучысы Габдуллаҗанова Гөлфия хәрефләрне танырга, укырга һәм язарга өйрәтәчәк. Дәресләр 3 тән 7 яшькә кадәрге балалар өчен, балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар өчен үткәрелә»– дип хәбәр итә оештыручылар. 

«Күңелле әлифба» җырының авторы  Гөлназ Гарипова-Дениз «СалаваTik» ларның җырларын күптәннән яратып тыңлыйм, ди. «Аларның җырларын дәресләремдә кулланам. Укучыларым да бик яратып тыңлыйлар. Аеруча «Елмай» һәм «Бер атнада ничә көн?»җырларын үзләре бии-бии җырларга яраталар.

Ә «Күңелле әлифба» җыры бик җиңел язылды, Салаватикларның хәрефләр белән җитәкләшеп биеп йөрүен күз алдымда җанландырдым. Хәрефләр алмаша торды, куплетлар языла торды. «СалаваTik»лар проектының гомерле булуын телим. Балалар үзләре дә, башкарган җырлары да карап-тыңлап туймаслык, иҗат үрләре биек булсын»– ди Гөлназ Гарипова-Дениз.

Җырлый-җырлый хәреф танырга, хәрефтән - иҗек, ә иҗектән сүзләр ясарга өйрәнәсегез киләме?! "СалаваTik"ларга кушылып "Күңелле әлифба" җырын җырласагыз, хәрефләрне өйрәнү җиңел һәм бәйрәм кебек күңелле булыр!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading