16+

Яңа Татар бистәсе яңарыш кичерәчәк

Республика хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Казан финанс районы» проекты тәкъдим ителде. Проектның мастер-планын Малайзия шәһәр төзелеше белгечләре әзерли. Бу план тагын 30 елдан Татарстан икътисадына 19 меңгә якын эш урыны вәгъдә итә.

Республика хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Казан финанс районы» проекты тәкъдим ителде. Проектның мастер-планын Малайзия шәһәр төзелеше белгечләре әзерли. Бу план тагын 30 елдан Татарстан икътисадына 19 меңгә якын эш урыны вәгъдә итә.


Проект Казанның Яңа Татар бистәсен комплекслы яңартуны күздә тота. Бистәдәге сәнәгать предприятиеләре һәм складлар шәһәр читенә чыгарыла. Алар урынында Казанның яңа бизнес-үзәге булачак. Концепция буенча планлаштыру Яңа Татар бистәсен һәм Идел ярларын колачлаган 1176 гектар мәйданда башкарыла. Төзелеш эшләренә 656 гектар мәйдан билгеләнгән. Биредә 20,5 чакрым юл үзгәртеп төзелә, 5,6 чакрым яңа юл сузыла. Канализация, су үткәргечләр челтәре, чистарту корылмалары яңартыла. Яшеллеккә һәм паркларга 95 гектар мәйдан калдырыла. Бистәдәге тарихи, мәдәни һәм табигать һәйкәлләренә кагылмыйлар.

Президент Рөстәм Миңнеханов булачак финанс районының юл-транспорт челтәре план-моделен әле тагын да камилләштерү зарурлыгын искәртте.

Концепцияне Казан шәһәре башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән APUDG Малайзия-Россия консорциумы әзерли. Башкарма директор һәм архитекторлары Норлиза Хашим таныштырганча, компания Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан «концепцияне үстерүгә мандат», ягъни фатиха алганнан соң, проектның планнарын әзерләүгә Малайзия инженерларын, Татарстан компанияләрен, шулай ук Мәскәү белән Санкт-Петербург белгечләрен җәлеп иткән.

Хашим әйтүенчә, Казанны төбәк финанс үзәге итеп формалаштыру максатында, яңа районга Россия һәм Татарстан банкларының, эре компанияләрнең баш офислары, филиаллары урнашачак. Финанс учреждениеләре корпоратив финанслауны, Ислам банкингы буенча хезмәт күрсәтүләрне киңәйтергә тиеш.
APUDG компаниясе 2012 елда СМАРТ Сити Казан мастер-планын әзерләүдә дә катнашкан иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading