16+

«Яңа татар пьесасы» бәйгесе башланды

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры быел да, традициягә тугры калып, «Яңа татар пьесасы» бәйгесен игълан итте.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры быел да, традициягә тугры калып, «Яңа татар пьесасы» бәйгесен игълан итте.

Конкурсны төрле форматта уздырып карадылар. Быел исә ул классик бәйге форматында. Моның өчен матбугатта басылмаган һәм моңа кадәр әлеге бәйгегә юлланмаган әсәрне 1 декабрьгә кадәр Г.Камал театрына юлларга кирәк. Җиңүчеләрне  22 декабрьдә бүләкләячәкләр.  
 
Бәйгенең бюджеты алдагы елларга караганда күбрәк һәм 1,6 миллион сум тәшкил итә.  Приз фондын да арттырырга ниятлиләр.

Камал театры директоры Илфир Якупов сүзләренчә, беренче өчлеккә ничә сум премия каралуын махсус игълан итмәгәннәр.

– Беренче урынга шул кадәр сумма каралган, дип алдан әйтмәдек. Бу язучыларның актив булуларына карап билгеләнәчәк. Әгәр алар активрак икән, ноябрь азакларында бәяне әйтергә мөмкин булачак. Без башта игълан итәбез дә, ә икенче, өченче яисә беренче урынлык әсәрләр булмый һәм без, оештыручылар, уңайсыз хәлдә калабыз, – диде Илфир Якупов «Шәһри Казан» журналистына.

Бу – бик авыр процесс, ди Илфир әфәнде. Соңгы бәйге кысаларында яшьләр иҗат иткән әсәрләр арасында «чиле-пешле»ләре күп булуын да яшерми.

– Киләчәкне ничек үстерергә? Драматург үз әсәрен китапта күрсә бер хәл. Ә сәхнәдә күрүе – икенче. Аңа миллион, ике миллион бирсәң дә, сәхнәдә куюга караганда түбәнрәк бәя булачак. Аларның әсәрләрен сәхнәгә кую язучыларга алга таба иҗат итәр өчен стимул бирә, – ди театр директоры.

Сүз уңаеннан, «Яңа татар пьесасы» җиңүчеләре булган Гүзәл Сәгыйтова («Томан»), Сөмбел Гаффарова («Парковка»)  һәм Энҗе Гыйззәтова («Ишекләр») әсәрләре буенча Камал театры сезондагы беренче премьерасын әзерләячәк. «Сишәмбе көн кич белән» дип исемләнгән проект кысаларында, театр яратучылар төнге 12гә кадәр спектакльләр карый алачак.

Лилия Минсафина

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading