16+

"Яңа татар җыры" бәйгесе җиңүчесе 200 мең сумга ия булачак

Өченче «Яңа татар җыры» авторлар бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды!

"Яңа татар җыры" бәйгесе җиңүчесе 200 мең сумга ия булачак

Өченче «Яңа татар җыры» авторлар бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды!

«Яңа татар җыры III» бәйгесе - Ваһапов фондының татар милләтеннең хәзинәсе булган моңлы, сыйфатлы, яңа җырлар булдыру, киләчәк буынның иҗади мирасын баету, татар җырларын камилләштерүгә юнәлдерелгән проекты.

Елдан ел катнашучыларның саны арта, географиясе киңәйгәннән киңәя бара. Ике ел эчендә конкурска 589 җыр кабул ителде. Җырлар Татарстан районнары һәм Россия төбәкләреннән генә түгел, хәтта чит илләрдән дә килә. Бәйгедә Италия, Чехия, Швеция, Кытай илләреннән килгән әсәрләр дә көч сынашты. «Яңа татар җыры III» конкурсында шулай ук яшь һәм география буенча чикләүләр булмавы саклана.

Җырларның бары татар телендә генә булуы мәҗбүри. Һәр катнашучының ике номинациядә дә 2 әсәр юллау мөмкинлеге бар.

Номинацияләр:
- «Иң яхшы татар җыры»
- «Иң яхшы балалар җыры».

Җиңүчеләрне быел да акчалата бүләкләр көтә:

1 нче урын - 200 000 сум;
2 нче урын - 150 000 сум;
3 нче урын - 100 000 сум;
Махсус приз - 50 000 сум.

Конкурс Татарстан Президенты һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

«Яңа татар җыры III» бәйгесендә катнашу өчен түбәндәге алгоритмны үтәргә кирәк:

1. Нигезләмә белән танышырга;
2. Гариза тутырырга;
3. Нигезләмәдә каралган барлык документларны һәм җырларны musicbyvagapov@mail.ru адресына җибәрү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading