Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнә торган 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге өч миллион ярым балага хөкүмәт ярдәм күрсәтәчәк, дип белдерде премьер-министр Михаил Мишустин. Бу турыда РИА Новостига сылтама белән Татар-информ яза.
«8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар өчен керемнәре аз булган гаиләләргә бүген яңа айлык пособиеләрне түләү башлана. Инде 2,5 миллионнан артык гариза килгән», – дип хәбәр итте хөкүмәт рәисе. Финанс ярдәменең уртача күләме һәр балага 6 мең сумнан алып 12 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Акчалата ярдәм дәүләт хезмәтләре порталы, күп функцияле үзәкләр яки Пенсия фонды аша гариза биргән ата-аналарның банк карталарына күчереләчәк яки Россия Почтасы ярдәмендә тапшырылачак.
Комментарийлар