16+

Яңа төр салым кертергә җыеналар

Россия Финанслар министрлыгы яңа экология салымы кертергә тәкъдим итә.

Яңа төр салым кертергә җыеналар

Россия Финанслар министрлыгы яңа экология салымы кертергә тәкъдим итә.

Бу турыда Татар-информ РИА Новостига сылтама белән хәбәр итә.

Шул максаттан, Финанслар министрлыгы Россия Салым кодексына төзәтмәләр кертергә тәкъдим белән чыкты. Бу төзәтмә нигезендә әйлән-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләүне экология салымына үзгәртү каралган. Хәзерге вакытта әлеге түләү үлчәме әйләнә-тирәлекне саклау турындагы закон белән билгеләнә.

Мондый система буенча бюджетка күчкән акчалар динамикасы аның нәтиҗәле булмавын күрсәтә, дип исәплиләр Минфинда. Федераль һәм региональ бюджетка экология өчен өстәмә чыгымнар сарыф итәргә туры килә.

Россия Салым кодексына яңа үзгәрешләр 2020 елның 1 гыйнварынннан кертелер дип көтелә.

Гөлнара Зиннәтуллина фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading