16+

Яңа туган балага сертификат биреләчәк?

Дәүләт Думасына яңа туган бала өчен сертификат бирү турында яңа канун проекты кертелде. 

Дәүләт Думасына яңа туган бала өчен сертификат бирү турында яңа канун проекты кертелде. 

“Канун проекты тарафыннан дәүләт ярдәменең яңа төрен кертү тәкъдим ителә. Бу – керемнәре ике төбәк яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләрдә туган бала өчен сертификат. Бу очракта гаиләнең ярдәмгә мохтаҗ булуын бәяләү мөһим”, – диелгән аңлатма язуында.

Канун проекты кабул ителгән очракта, әлеге сертификат Россия гражданины булган һәм Россиядә яшәгән ата-аналарга, уллыкка алучыларга яки опекуннарга биреләчәк. 

Бу канун проекты ЛДПР фракциясе тарафыннан Дәүләт Думасына тәкъдим ителгән. Депутатлар фикеренчә, әлеге канун проекты илнең демографик үсешенә һәм туучылар динамикасына уңай йогынты ясаячак.

Сертификат күләме дәүләт тарафыннан билгеләнәчәк. Аның номиналь бәясе Россия Хөкүмәте тарафыннан ел саен яңа туган балалар өчен җитештерелгән товарларга, шул исәптән балалар коляскасын, кием-салымны, гигиена предметларын да кертеп, уртача бәяләрдән чыгып билгеләнәчәк дип карала.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading