16+

Яңа туган сабыйда коронавирус тапканнар!

Табиблар баланың сәламәтлеге өчен куркыныч юк дип саный, анасын даими күзәтеп торалар.

Табиблар баланың сәламәтлеге өчен куркыныч юк дип саный, анасын даими күзәтеп торалар.

31 мартта Мәскәүдәге бала тудыру йортларының берсендә дөньяга килгән сабыйда коронавирус булуы ачыкланган. Аның әнисе йөкле вакытта коронавируска биргән тест уңай нәтиҗә күрсәткән булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Яңа туган кыз балага беренче тест ясыйлар, ул уңай нәтиҗә күрсәтә, ләкин анализны расларга кирәк әле. Әлегә баланы башка хастаханәдә аерым бокска салып торганнар. Бу турыда «База» хәбәр итте.

Табиблар баланың сәламәтлеге өчен куркыныч юк дип саный, анасын даими күзәтеп торалар.

Моңа кадәр «КП» сайты Самара өлкәсендә бер бала коронавирус йоктырган дип язган иде. «Сабыйга яшь ярым. „Дуслар, бездә куркыныч кино барлыкка килде. 20 мартта кызыбыз белән инфекцион хастаханәгә салдылар, анда грипп, ОРВИ дип шикләнделәр, температурасы 40 градус, тәне тартыша. 25 мартта кызыбызның ике тесты да (Самарада һәм Новосибирискида ясалган) уңай нәтиҗә күрсәтте“, — дип сөйли баланың атасы», диелгән бу хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading