16+

Яңа уку елыннан Россия мәктәпләрендә янәдән көмеш медальләр бирә башлыйлар

20 июль көнне үткән пленар утырышта Дәүләт Думасы депутатлары Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен көмеш медальләрне кайтару турында төзәтмә кабул итү өчен тавыш бирде.

20 июль көнне үткән пленар утырышта Дәүләт Думасы депутатлары Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен көмеш медальләрне кайтару турында төзәтмә кабул итү өчен тавыш бирде.

Документ нигезендә, мәктәпне аттестатта ике генә "яхшы" билгесе белән тәмамлаган егетләр II дәрәҗә "укытуда аерым уңышлары өчен" медале (ягъни көмеш медаль) алачак.

Көмеш медальләрнең яңа уку елыннан Россия мәктәпләренә кайтуы турында элегрәк Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткән һәм хәтта "яңадан торгызылган" бүләкләрнең нинди булачагын күрсәткән иде. Ведомствода Россия укучыларына көмеш медальләр өчен БДИ нәтиҗәләренә баллар өстәргә вәгъдә иттеләр.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading