16+

Яңа уку елыннан кайбер укытучылар ай саен өстәмә 5 мең сум алачак

Сентябрьдән колледж һәм техникум педагогларына куратор вазифасын башкарган өчен өстәмә акча түләнәчәк.

Сентябрьдән колледж һәм техникум педагогларына куратор вазифасын башкарган өчен өстәмә акча түләнәчәк.

Шул рәвешле ай саен укытучылар 5 мең күләмендә акча алачак. “Кураторлар студентларга белем бирәләр, тәрбия эше белән шөгыльләнәләр. Бу җитди җаваплылык кына түгел, өстәмә эш тә”, – дигән Россия Премьер-министры Михаил Мишустин урынбасарлары белән булган утырышта. Моның өчен федераль бюджеттан төбәкләргә ел саен 9,6шар миллиард сум биреләчәк.

Узган елның сентябреннән Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренә өстәмә акча түләнә башлаган иде. Алар да бу эшләре өчен ай саен 5 мең сум акча алып бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading