16+

Яңа урамнар: Тылсымлы, Ак чәчәкләр, Фиалка

Казанда яңа урамнар барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә Казан шәһәре башкарма комитеты.

Казанда яңа урамнар барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә Казан шәһәре башкарма комитеты.

Шәһәрнең Идел буе районында формалашкан ике урамның берсе Ак чәчәкләр, икенчесе Фиалка урамы исемнәрен йөртәчәк. Яңа Сосновка торак массивына караган урамнар исә Тылсымлы һәм Тынлык, Җәлилчеләр урамнары дип аталачак. Татар халкының бөек шагыйре Мөхәммәдьяр хөрмәтенә Совет районында бер урамга аның исемен кушачаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading