16+

Яңалыклар

Республикада

Яңалыклар

Республикада

Буа
Резедә һәм Илдар Гыймаловлар үз хуҗалыкларында бүген 800гә якын тавык һәм 500ләп күркә асрыйлар. Алар бу эшчәнлек белән 2012 елда Яшел Үзән районына барып танышып кайталар.
«Шул елны, кредит алып, абзарлар төзедек. Бер айлык күркәләрне – Яшел Үзән районыннан, чебиләрне Чаллыдан барып алабыз. Ашатуга килгәндә, ашлыкны һәм көнбагышны сатып алабыз, өстәмә рәвештә витаминнар кушылган азык катнашмасы да бирәбез», – ди гаилә башлыгы Илдар Гыймалов.
Диетик күркә итен Казан ярминкәләрендә, Буа базарында саталар. Өйдән килеп алучылар да бар икән.

 

Әгерҗе
Әгерҗедә Яңа ел алдыннан Кыш бабайларның парадка чыгуы матур традициягә әйләнде. Быел да Яңа ел бәйрәме алдыннан Әгерҗедә Кыш бабайлар парады узачак. Үзәк мәйданда кулларына тылсымлы таякларын тоткан, аркаларына тәм-томнар тутырылган капчыклар аскан Кыш бабайлар белән Төп чыршы янәшәсендә әйлән-бәйлән уйнауны балалар гына түгел, өлкәннәр дә көтеп ала.

Саба
Сабада Шамил Зиннуровның якты истәлегенә багышланган «Син яшәдең, сөйдең, яшьнәдең!»  китабын тәкъдим иттеләр. Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары һәм укучылары 21 ел район мәгариф бүлеген җитәкләгән Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысын искә алу кичәсенә зур җаваплылык белән әзерләнгән.

Актаныш
2020 елның көзендә Актаныштагы барлык күп фатирлы йортлар, шул исәптән социаль объектлар тулысынча үзәк җылыту системасыннан аерылачак. Фатир хуҗалары киләсе елның ягып җылыту сезонын ике контурлы газ казаны белән каршы алачак.
Актаныштагы күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең кичләре шактый «кызу» үтә – алар, ишегалларында район җитәкчелеге белән очрашып, ике контурлы газ казанын урнаштыру сроклары, аның шартлары, бу юнәлештә үзләрен борчыган проблемалар хакында фикер алыша.
Күп фатирлы йортларны ике контурлы котел белән җылытуга күчерү Актаныш районында 2017 елга кадәр туктатылып та торды. Яңалыкны кабул итәргә теләмәгән халык та иркен сулыш алды, әмма кышкы салкыннарда тулысынча җылытылмаган фатирлар үзәк мәсьәлә булып кала бирде.

Яңалыклар район газеталары 
сайтларыннан алынды. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading