16+

Яңартылган «Казан» милли-мәдәни үзәге ачыла

ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү елында яңартылган «Казан» милли-мәдәни үзәге мәйданчыгында Татарстанның Милли китапханәсе ачыла, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты. Бу хакта журналистларга Мәдәният министры Ирада Әюпова җиткергән.

ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү елында яңартылган «Казан» милли-мәдәни үзәге мәйданчыгында Татарстанның Милли китапханәсе ачыла, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты. Бу хакта журналистларга Мәдәният министры Ирада Әюпова җиткергән.

Милли-мәдәни үзәкнең язмышы озак вакытлар дәвамында Казан җәмәгатьчелеген кызыксындырды. Узган елның көзендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов анда Милли китапханәне урнаштыру өчен «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасын реконструкцияләүнең башлануы турында игълан итте.

Татарстан Милли китапханәсенең элеккеге бинасы – Кремль урамындагы Ушков йортына килгәндә, анда реставрация ясалачак, шуннан соң ул китапханә карамагында калачак. Ирада Әюпова әйтүенчә, бина төзекләндерүгә мохтаҗ.

Очрашуда Казанның 1000 еллыгы музеен күчерү мәсьәләсе дә күтәрелде. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты катнашындагы киңәшмәдә Казанның Бауман урамындагы 3нче йорт адресы буенча буш бинада яңа шәһәр музее булдыру турында карар кабул ителде. Элеккеге шәһәр магистраты бинасы мәдәни мирас объекты булып тора.
– Коллекция элеккеге шәһәр магистраты бинасына органик рәвештә туры килә. Әлеге коллекциядә булган артефактларны һәм музей төзегәндә салынган тарихи миссияне максималь рәвештә чагылдыру өчен проектны эшләп бетерергә кирәк булачак, – дип билгеләп үтте мәдәният министры.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading