16+

"Яңгырның зыяны гына түгел, файдасы да булды"

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәяхәте кысаларында Тәтеш районында барган урып җыю белән дә танышты.

"Яңгырның зыяны гына түгел, файдасы да булды"

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәяхәте кысаларында Тәтеш районында барган урып җыю белән дә танышты.

Атна буе барган яңгырлар уңышка тәэсир итми калмаган. Бөртеклеләрдә аксым азрак, ди агрономнар. Урып җыю эшләре дә тоткарланып торган. "Бу вакытка эшнең яртысын төгәлли идек, әлегә уңышның 16 процентын гына җыеп алдык. Ике көн яңгыр яумаса, хәл җайланыр дип уйлыйбыз.

Басуларда 89 комбайн эшли",- диде Тәтеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Садриев. Яңгырлы көннәрнең файдасы да юк түгел. Дым кукуруз, шикәр чөгендере өчен яхшы икән. Тәтештә 6 мең гектардан артык җиргә шикәр чөгендере утыртылган. Әлегә чөгендергә тотынырга иртәрәк. Җыелган уңышны Буа шикәр заводына тапшыралар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading