16+

Яхин исемендәге фестиваль гыйнварга күчерелде

Татар дәүләт филармониясендә Рөстәм Яхин исемендәге икенче классик музыка фестивале Гала-концерт белән тәмамланды.

Татар дәүләт филармониясендә Рөстәм Яхин исемендәге икенче классик музыка фестивале Гала-концерт белән тәмамланды.

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, мәшһүр композитор Рөстәм Яхинның тууына 95 ел тулуга багышланган концертта Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» оркестры, Зилә Сөнгатуллина, Рэм Урасин, Идрис Газиев, Резидә Галимова, Георгий Ибушев, Филүс Каһиров, Артур Исламов, Эльза Заяри, Юлия Җиһаншина катнашты.

Концертны Рөстәм Яхин эшкәртүендәге «Тәфтиләү» (Габдулла Тукай сүзләре) әсәре белән Татарстан Республикасы дәүләт камера хоры ачты. Рөстәм Яхинның «Моңлы гармун» (Нәби Дәүли сүзләре), «Ак җилкәннәр» (Мостафа Ногман сүзләре), «Йолдыз» (Кави Нәҗми сүзләре), «Яз чәчәген өзмә минем өчен» (Заһид Фәйзуллин сүзләре), «Күңелем өзгәләнгән минутларда» (Әхмәт Ерикәй сүзләре), «Ышанам» (Ләбиб Айтуганов сүзләре), «Күзләрем тик сине эзлиләр» (Мостафа Ногман сүзләре), «Ялгыз агач» ( Әхмәт Саттар сүзләре), «Бер генә сүз» (Ренат Харис сүзләре) һ.б. җырлары, «Фортепиано белән оркестр өчен кoнцерт»ы яңгырады.

Рөстәм Яхин исемендәге икенче фестивальдә дөньякүләм танылган пианистлар: СССРның халык артисты Элисо Вирсаладзе, Александр Гиндин, СССРның халык артисты Нани Брегвадзе, Татарстанның, Башкортстанның абруйлы сәнгать осталары чыгыш ясады. Икенче фестиваль кысаларында гыйнварда Россиянең халык артисты Сергей Захаров чыгышы көтелә. Концерт, артистның авыруы сәбәпле, 3 ноябрьдән 17 гыйнварга күчерелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading